ЕЛГЫРЛЫК и. Елгыр булу үзлеге. Фаягөл – Туймазы кызы – эшендә үтә елгырлык күрсәтеп, утлар уйната белсә дә, тормышта – болай юаш кына, йомшак кына холыклы җан иясе. Э.Касыймов. Һәм шул арада, яшь егетләргә хас бер елгырлык белән, Асиягә күз кысып алырга да өлгерде. Р.Мөхәммәдиев. Инде өлкәнәеп килүенә карамастан, яшьлек елгырлыгын саклаган --- Лукьянов та баштарак сәерсенеп куйды. М.Маликова |