ЕЛГЫРЛАНУ ф. Елгырга әйләнү. --- елгырланып, анда-монда чапкан су чикерткәләрен кудылар ---. Р.Мөхәммәдиев. Яңа ел җитә башласа, иске ел елгырлана, койрыгын тоттырмый башлый. Ф.Садриев

Елгырлана бару Торган саен ныграк елгырлану. Елдан-ел елгырлана бара әмир Хаҗи угланы. М.Хәбибуллин. [Актырнак] Шулай йөртә торгач, көннән-көн исәя, елгырлана барды. З.Фәйзи

Елгырлана башлау Елгырлыгын күрсәтү

Елгырлана төшү Бераз елгырлану

Елгырланып бетү Тәмам, бик нык елгырлану

Елгырланып җитү Үтә елгырлык дәрәҗәсенә ирешү

Елгырланып китү Тагын да елгырлану. Бик ярата Алмаз маэмаен, Чакыра аны: «Кил, – дип, – Акбаем!» Эте килә чабып янына... Елгырланып киткән тагын да! Ә.Кари



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә