ЕЛГЫР с. 1. 1) Җитез, хәрәкәтчән. Елгыр юнкерлардан берәү сәхнәгә йөгереп менеп, кычкырып сөйли башлады. Я.Чанышев. Елгыр адымнар артыннан көчкә өлгерәм. Р.Низамиев. Ишек төбендә урта буйлы, гәүдәгә нык, төпле, елгыр карашлы бер егет басып тора иде. Р.Мөхәммәтҗан

2) Үткен, булдыклы, сәләтле; өлгер. Һәй, елгыр малай иде Муса. Ф.Сафин. Нина елгыр кыз ул, укый да, хатлар да ташый. К.Латыйп

3) Хәйләкәр, мут. Безнең картлар бик елгыр, машинагызның тәгәрмәчен чәлдермәсеннәр. А.Гыйләҗев. Тагын бер нәрсәгә игътибар итте сәүдәгәр: сатып алучылар арасында, кайдан, кем икәнлекләрен танытмаслык итеп, тоташ карадан киенгән елгыр адәмнәр күп. Ф.Латыйфи. Кызганычка, бар шундый «елгыр» шагыйрьләр. Бар. Казан утлары

4) Зур тизлек белән хәрәкәтләнә торган. Ирексездән ул юлларны, аларда чабышкан елгыр машиналарны бездәге чокыр-чакырлы, баткак-түмгәкле юллар, аларда ватылып яткан машиналар --- белән чагыштырдым. Г.Тавлин

5) Кызу гына агып торган; йөгерек. Төннәрен шактый гына салкыннар булгаласа да, елгыр елга туңарга өлгермәгән. Җ.Рәхимов

6) күч. Көр, симез; көчле, нык. Булачак хөкемдар җыелган халык алдына елгыр чабышкы өстендә килеп баса. К.Нәфыйков. Елгыр атын уйнатып, Сафа Гәрәй хан Казанга кайта. Р.Батулла

2. рәв. мәгъ. 1) Тиз-тиз, бик кызу. Әй җибәрде чылбырын әйләндереп, Ут чәчә чылбыр да очкынландырып!.. Нинди елгыр әйләнә чылбыр хәзер! Бөтерелә чылбырда иблис зыр да зыр! Ш.Бабич

2) Тиз арада, кызу (итеп). Сулы кисмәкне урынына елгыр гына илтеп, кызлар йөгерешеп чыкмас борын, печәнлеккә таба атын юыртып китеп барды Рәхимҗан. Р.Мөхәммәдиев

Елгыр зиһенле Бик үткен, зирәк фикер йөртә алган. Дошман белән бәрелеш вакытында солдатның физик яктан көчле һәм елгыр зиһенле булуы – бик мөһим нәрсә. Х.Камалов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә