ЕЛГЫ с. 1. Ничәнчедер елда булган, әзерләнгән, туган һ.б. Киләсе елгы чыгарылыш имтиханына элекке шикелле дәүләт экзамены һәм диплом эше кермәячәк икән. М.Юныс. Телефон өзелгәч, Минзөфәр: «Узган елгы әкәмәтләреңне хатын әле дә төрттереп искә ала», – дип куйды. Н.Хәсәнов

2. и. мәгъ. күпл. Кайсыдыр елда туган кеше. Бакчы: хәтта 1918 елгылар да бар. Ш.Маннур



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә