ЕЛГАЧЫ и. 1) Елга транспортында эшләүче кеше. Пристань күперендә бирегә килүче пароходларны каршылаучы елгачылар да балык каптырырга килгән олы яшьтәге берничә кеше – ямьшәйгән киез эшләпәле абзыйлар гына торып калды. Г.Ахунов. Әтисе – елгачы, Идел – Кама буйлап төрле калаларга йөк ташучы баржада капитан ярдәмчесе. Г.Мөхәммәдиев. Вахитов, Иделдә эшли башлагач, елгачылар тормышын тирәннән өйрәнергә керешә. И.Низамов

2) Елга флотында хезмәт итүче. Ләкин начальник риза түгел: әле өч-дүрт көн генә элек кече лейтенант погоннары таккан елгачылар исәнләшә белмиләр, төрлесе-төрле вакытта, төрлечә кычкыра. М.Мәһдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә