ЕЛГА-КҮЛЛӘР җый. и. күпл. Елгалар һәм күлләр; һәртөрле сулыклар. Агачлар тәмам шәрәләнеп калды, елгалар-күлләр юка гына боз белән капланды, ялан-кырларга ак кырау ятты. Ә.Еники. Елга-күлләр өстендә, урман-кырлар кочагында кояш нурлары уйный, һавада яз исе, яшь яфраклар исе, үләннәр исе аңкый. Мәдәни җомга |