ЕЛГА и. 1) Башланган урыныннан койган җиренә кадәр табигый рәвештә салынган үзәне буйлап туктаусыз агып торган шактый күләмле су агымы. Идел шикелле җәелеп, ике арада Ашыт елгасы ага. Р.Вәли 2) күч. гадәттә тарт. форм. Чиктән тыш күп күләм (сыеклык һәм бөртекле әйберләр турында). Күз яшьләре елгалар булып ага. А.Алиш. Ләкин аның күз алдына атасының башыннан агып төшкән кан елгалары килеп төшү белән, ул --- тиз генә Вәли бай йортына таба чапты. Һ.Такташ. 3) күч. Нәрсәнең дә булса барышы, юнәлеше; агым. Анда [райкомда] хәят елгасына юнәлеш бирелә, аның агышы тизләтелә, төрле чүп-чарлар, киртәләр алып атыла. Ф.Садриев |