ЕЛАШУ ф. Ике яки берничә кеше бергәләп елау, берьюлы елау. – Юк инде, безгә патшадан бер рәхим дә, бернинди ярдәм дә буласы юк, – дип, әти-әниләре елашалар. Әкият. Өлкәннәре сөйләшми, бала-чага исә ашарга даулап елаша. Җ.Рәхимов. Алар, хатын-кызларга хас булганча, кочаклашып елаштылар. Г.Ахунов Елаша башлау Елашырга тотыну Елаша бирү Елашуларын дәвам итү Елашып алу Кыска вакыт арасында бераз елашу. Хәтта аны [бәпкә Пеппины] кызганудан, чыпчыклар елашып алганнар. Ф.Яруллин. Онык-оныкчалар кинәнеп уйный, шаулаша, елашып та ала. Г.Хөсәенов Елашып бетү Бик нык елашу, елашу дәрәҗәсенә җитү. Без сиңа ун ел хезмәт ит дип әйтеп җибәрдекмени? Кайдалыгыңны чуртым да белми, монда елашып беттек! Ф.Яхин. И-и, әллә елашыплар беткәнсез инде? А.Хәсәнов Елашып йөрү Төрле урыннарда, билгеле бер вакыт дәвамында җыйнаулашып елашу. Кияүгә ярәшелгән кыз кияү янына кергәнгә тиклем өйгә төшми, ахирәт кызлары белән елашып йөри. М.Әмир. Ул көнне чиркәүләрдә чаң кактылар, кешеләр урамда елашып йөрде. Р.Зәйдулла Елашып тору Әле, хәзерге вакытта елашу. Шунысы нык хәтеремдә калган: чиркәүнең колоколын сүтеп төшергәндә, марҗалар, бала-чагалары белән капка төпләренә чыгып, күз карашларын чиркәүгә төбәп елашып тордылар. Г.Галиев Елашып утыру Әле хәзерге вакытта елашу. [Гатаулла бабай:] «Нигә эшеңнән туктап калдың? – диде. – Тизрәк булыгыз, кайгырышып, елашып утырасы вакытлар түгел». Н.Дәүли |