ЕЛА’У ф. 1) Яшь агызу, яшь чыгару, күзләрне яшьләндерү (авыртудан, төрле кичерешләрдән һ.б.). «Аһ, әни!» – ди, ләкин яшьләренә буыла һәм сүзсез генә, бөтен тәне белән калтыранып елый, елый да елый. Ә.Еники. Ә сәхнә артында Айдар, кайнар шатлык һәм чиксез югалту хәсрәте уртасында калып, үкси-үкси елый. Р.Хисмәтуллин. Күрәм: Мохтар абый да елый, солдатларча, күз яшен күрсәтми генә елый. Н.Дәүли 2) Кеше кычкырып елауга охшашлы сузынкы тавыш чыгару. Эт, авызын бакча рәшәткәсенә таба сузып, елап-елап өрә. Ф.Хөсни. Яланнардан бер әйләним дисәң, Кошлар елый... Х.Әюп 3) күч. Үзәк өзгеч, ялыктыргыч сузынкы тавышлар чыгару. Җил җан ачысы белән сызгырды, үкси-үкси елады. Р.Вәлиев. Идел белән хыял тоташкан ил, Ничек карыйм синең күзеңә? Чиркәү нигезендә ташлар елый, Җаннар иңри, йөрәк өзелә. К.Сәгъдәтшин. Сары күлмәкләрен аяк астына салып ташлаган каен кызларына карый-карый, бар табигать тавышсыз гына елый иде. Р.Вәлиев 4) Моңлы итеп, озын көй уйнау. Кайдадыр, илереп-илереп, гармун елады. А.Гыйләҗев 5) күч. сөйл. Кемнән яки нәрсәдән дә булса ризасызлык, канәгатьсезлек белдерү яисә аларның начар ягы турында сөйләү; зарлану. Түрәләрдән рөхсәт сорап кына, Алга барып булмый, елап кына. Г.Афзал Елап алу Бераз, аз вакыт арасында елау. Карчык мышык-мышык елап ала. Ф.Сафин. [Гөлшәһидә] Аулакка китеп, туйганчы бер елап алгач кына бераз тынычланды. Г.Әпсәләмов. Пароход тагын озын итеп ялварып елап алды. М.Юныс Елап бетү Соңгы чиккә җитеп елау, озак һәм каты елау, елау дәрәҗәсенә җитү. Сагынып каршы алсыннар! Көтә-көтә зарыгып, елап бетсеннәр. Хатын-кызның йөрәк хисләре, ачы күз яшьләре белән юылса, яңарып, ялтырап китә! М.Маликова. [Мәрьям апа:] Елап беткәнсең, Роза. Бу ниткән эшең, ә? Б.Камалов Елап җибәрү Көтмәгәндә, кинәт елый башлау. Сәлимәм җавап бирәсе урынга елап җибәрде. Ф.Яхин. – Гомәр! – диде дә: – Исән кешеләр бер кайталар! – дип, үксеп елап җибәрде. Ә.Еники. Бер кул белән якасыннан тотып, икенче йодрыкны йомарлап тордым-тордым да, үзем дә сизмәстән, елап җибәрдем. Р.Вәлиев Елап йөрү Өзлексез, даими рәвештә елау. Их Дамир, Дамир, нинди генә кызлар артыңнан елап йөрмәде. Д.Салихов. Күрәм: эшче халык баласын күтәреп елап йөри. Р.Мөхәммәтҗан. Ә мин... Алай елап йөрмим. Мин шундый чыдам! Мин бит... Караңгы чоланга Еларга чыгам. Г.Гыйльманов Елап карау Ышандыру өчен елау юлын сынау. Алар, туган көннәрендә назлана төшеп, авызларын ачып берничә елап карасалар да, эштән бушамаган аналарыннан иркәләү ала алмагач: – Булмас, ахры, – дип, еламаска булдылар. Һ.Такташ Елап кую Кинәт елау. Сайрый былбыл, сайрый былбыл, Сайрыйдыр ла таң булгач; Чыдый алмый елап куям, Сагынып, күңелем тулгач. Җыр Елап тору Сөйләү моментында елау, елаган кыяфәттә булу. Капка баганасы янында бер нәни кыз елап тора иде. М.Юныс. --- төксе, төмсә әтисенең бер көнне лапас эчендә елап торганын күрде ул. Р.Зәйдулла Елап чыгу Нинди дә булса вакыт аралыгын елап үткәрү. Илфир белән Галяның туе көнне мин --- төне буе елап чыктым. Р.Кәрами. Шул янгында ире үзе дә янып үлмәде микән дип, төне буе керфек какмады, елап чыкты ул. Р.Сибат. Төннәрен мендәр кочаклап елап чыккан чакларым бар. М.Кәбиров Елый башлау Еларга тотыну. Янына барсам, ныграк елый башлый, бармасам, елый-елый да, тынычланып, йоклап китә. Г.Гыйльманов. Председательне управада туры китерүе бик читен, ә туры китерсәң, вакыт юк дип елый башлый. И.Гази Елый бирү Елаган саен елау, бернинди юатуларга карамыйча, бертуктамый елау. Мин аның саен ярсыдым, аның саен елый бирдем. Г.Ибраһимов. Әнием, башын түбән игән килеш, тавышсыз гына елый бирде. Н.Дәүли |