ЕЛАТУ ф. 1. 1) Елау дәрәҗәсенә җиткерү, еларга мәҗбүр итү. Җитмәсә, [Фәрит] скрипкада шундый итеп уйный: тели икән – әбиләрне елата, тели икән – кызларны җырлата. Җ.Тәрҗеманов. Аның болай чын ихластан кызганган рәвештә шөгыльләнүе, самими һәм садә кыланышы Гарифны эчтән көлдерә дә, елата да, тәмам үзәген өзә иде. Ш.Камал 2) күч. Рәнҗетү, бик нык кимсетү, кыерсыту, начар сүзләр әйтеп җәберләү 2. елатып рәв. мәгъ. Көчләп, мәҗбүри рәвештә, ирексезләп, теләккә каршы барып. Хатынын елатып булса да талап алып, сораган сумманы бирде. М.Ибраһимов. Мәмдүдәне, елатып, Кушлавыч авылының тол калган мулласы Мөхәммәтгарифка биргәннәр. З.Рәсулева Елата башлау Елатырга тотыну Елата бирү Елатуын дәвам итү Елата төшү Тагын да бераз елату Елатып алу Кыска вакыт эчендә, бераз елату Елатып бетерү Тәмам, соңгы чиккә җиткереп елату; елау дәрәҗәсенә җиткерү Елатып тору Даими рәвештә, туктаусыз, гел елату Елатып чыгу Һәркемне, һәрберен, барысын да елату |