ЕЛАНЛЫК и. күч. Астыртын усаллык, әшәкелек, мәкерлелек. [Булат бәк Ширин турында] – Элеккеге еланлыкларын юарга тырыша! – диде Кошчак углан. Р.Батулла. Фәридә, каян килә сиңа мондый еланлык? Кияүгә чыгуыңа сөенер чагың ич! Г.Галиева