ЕЛА’Н КӨПШӘСЕ и. бот. Чатыр чәчәклеләр семьялыгыннан, бүлбе яки цилиндрсыман тамырлы үсемлек; русчасы: бутень. --- халык – шагыйрь булган! Югыйсә кинәнеп үскән һәммә үсентегә шундый да балкышлы атамалар бирә алыр идеме; --- әгәр шагыйрьлек илһамы кальбендә булмаса? Чыпчык күзе, аткый, --- каз юасы, балтырган, абага, үги ана яфрагы, елан көпшәсе, тал песие, әби чәче... М.Галиев. Монда нинди генә нигъмәтләр юк: балтырган дисеңме, какы, дәгел дисеңме, елан көпшәсе, кузгалак дисеңме, зәрдә яки каз тәпие дисеңме – бары да бар. Ш.Маннапов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә