ЕЛАНБАШ и. 1) бот. Иренчәчәклеләр семьялыгыннан, күгелҗем шәмәхә яки ак чәчәкле, эфир мае алу өчен үстерелә торган берьеллык үсемлек; русчасы: змееголовник. Аларга [дала үләннәренә, бакча гөлләренә, болын чәчәкләренә] үсендереп үстерә торган сүз тылсымы салынган ...Укъяфрак, канәфер, умырзая, кашкарый, гөлбадран, тамчы гөл, яушан гөл, тайтояк, баллы баба, еланбаш, ташкуран, сарана, абага, төнбоек ---. М.Галиев

2) зоол. Алабугасыманнар отрядының еланбашлар семьялыгыннан, атмосфера һавасын сулау өчен махсус органы булган елан сыман башлы балык; русчасы: змееголов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә