ЕЛАНБАЛЫК и. зоол. 1) Еланбалыксыманнар отрядыннан, елан сыман озын, шома гәүдәле, ялангач тәнле яки вак тәңкәле, сырт һәм койрык асты йөзгечләре койрык өлешенә тоташып киткән кара яки ак төстәге балык; русчасы: угорь. Ә Цивильнең кечкенә бер инеш кушылган җирендә, кыяклы үләннәр арасында, еланбалык та эләгә иде. А.Емельянов 2) Еланбалыксыманнар отрядыннан, йөзгечләре начар үскән, елан сыман озын, шома, тәңкәсез гәүдәле, озын койрыклы, үткен тешле, чуар төстәге ерткыч балык; русчасы: мурена. Кыя тишегеннән агулы еланбалык – мурена карап тора иде. М.Юныс |