ЕЛАН и. зоол. 1) Тәңкәлеләр отрядының сөйрәлүчеләр төркеменә караган, күбесенең авызында агулы бизләре булган, мускуллары кыскару нәтиҗәсендә боргалана-боргалана сөйрәлеп хәрәкәтләнә торган, аяксыз, гадәттә нечкә озын гәүдәле хайван. Кайчандыр Мәдинә, Казан крепостена каршы музейга кереп, тере хайваннар бүлегендә пыяла ящикка салынган зур еланны күргән иде. К.Нәҗми 2) астр. Борынгы Көнчыгыш йолдызнамәсендә алтмыш еллык календарь циклның 12 төрле хайван белән белдерелгән алтынчы билгесе; шул билгегә туры килгән елда туган кеше 3) күч. Мәкерле, астыртын эш йөртүче, явыз ниятле кеше. Мин тәхетемә сез еланнарны үрләтмәм... М.Фәйзи. Сезгә мәңге төзәлмәслек йөрәк ярасы салырга, балагызны әтисеннән аерырга, бәхетегезне тартып алырга омтыла ул елан. М.Маликова 4) күч. Сугышта дошман. Җирән, чиркан син аннан – Немец-фашист еланнан. Ш.Маннур 5) күч Хәйләкәр, елгыр, бик үткен, булдыклы кеше 6) күч. Явызлык, әшәкелек, астыртын ният. Син мине эчеңдә асраган --- еланнарыңнан чактырмакчы буласың икән. М.Фәйзи 7) күч. Формасы, тышкы кыяфәте белән еланга охшаш нәрсә, әйбер. Динамитның газы – соры елан – Сузылып йөри забой буенча. Ш.Маннур ◊ Елан авызына керергә әзер Кемнең дә булса күңелен табарга, аңа бик ошарга, ярарга, бөтен теләкләрен дә үтәргә әзер булган (икейөзле кешегә карата әйтелә). Елан авызына керергә әзер --- карчыклар шикелле, Ария ханым да ире һәм урыс милләтенең санын арттырган балаларына шулай ярарга тырыша. Т.Галиуллин. Елан авызыннан зәһәр эчәргә риза к. елан авызына керергә әзер. Гөлбану өчен, аның бүлмәсенең матурлыгы, кияүгә ошарлык төзәлүе өчен, ул елан авызыннан зәһәр эчәргә риза кебек иде. Г.Ибраһимов. Елан аягын кискән Чамасыз үткен, чая; күпне кичергән, тәҗрибәсе зур булган. Тик зимагур булып яки кызыл мал белән йөргән, елан аягын кискән бәндәләр генә... Мәкәрҗәнең үзенә үк, дип җибәрәләр. З.Зәйнуллин. Елан булып йөрү Сиздермичә, явыз эш йөртү, әшәкелек эшләү. Арабыздан алып ташлый белдек Елан булып йөргән кешене. Ф.Кәрим. Елан йоткан Бик усал, явыз. Елан кабыгын салу Мәкерле уй-теләкне сиздермәү, белгертмәү, яхшы булып кылану; икейөзлеләнү. Мәйсәрә, елан кабыгын салып, беркатлылык күрсәтмәкче булды. Ф.Сәйфи-Казанлы. Елан маен ялаган Бик хәйләкәр, мәкерле. Елан мөгезе Четерекле, катлаулы, аңлашылып җитмәгән урын. Мине бигрәк тә шунысы шаккатырды: үз коллективында кайда нинди шуклык, кайда нинди елан мөгезе яшеренеп ятканын чамалап йөргән, имеш. Ф.Хөсни. Елан мөгезе генә юк Җаның теләгән барысы да бар; ни кирәк, шул бар. Елан тел Усал, төртмә тел. Һәм шунда Заһидулла кинәт кенә ярсып китте: – Әле син минем Заһидәгә тел тидерәсеңме, өзеп атармын ул елан телеңне!!! Р.Сибат. Елан яшен ялаган к. елан маен ялаган |