ЕЛАМСЫРА’У ф. Елагандай итү, җиңелчә генә елау, тавышка елаган төсмер чыгару. – Тс-с, хатын, – дип еламсырады ул һәм бармак янады. Р.Вәлиев. Мәрьям абыстай рәнҗеп еламсырый башлады. Ә.Еники. – Әни яшерә ---. Буфетны да, шкафны да бикли, – диде малай, нык ук еламсырап. А.Гыйләҗев

Еламсырап алу Кыска вакыт эчендә еламсырау. Хатыны тагын еламсырап алды. Р.Зәйдулла

Еламсырап китү Көтмәгәндә, кинәт еламсырау

Еламсырап кую Аз гына, кыска вакыт арасында еламсырау. – Кеше арасына киеп барырлык киемең дә булмагач, адәм мәсхәрәсе булганчы, өйдә торуың артыграк, – дип еламсырап куйды. К.Тинчурин

Еламсырап тору Әле, хәзерге вакытта, күз алдында еламсыраган хәлдә булу. Кешеләре киткән, авыл беткән. Урыны гына ята каралып. Кычытканнар тора еламсырап, Нигез ташларына сарылып. И.Әширов

Еламсырый башлау Еламсырарга тотыну. [Алмаз] «Әни» сүзен ишетсә, хәзер еламсырый башлый. Л.Гыймадиева

Еламсырый төшү Бераз, аз гына еламсырау, еламсыраган кебек итү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә