ЕЛАК с. 1. 1) Еш елый торган. Минем өчен һаман шул мәм-мәм сорап яткан елак кыз әле ул. Р.Вәлиев. Биләүдә дә, бишектә дә, тәпи йөри башлагач та, син бик елак булдың. К.Латыйп // Үзе теләгәнчә эшләтү өчен, өлкәннәрне елап куркытырга гадәтләнгән (бала, яшүсмер). Әткәй ярым шелтә, ярым елмаю белән каршы алды: – Елак малай! Җиңдең бит, ахрысы! Г.Ибраһимов 2) Еламсыраган, кызгану хисе уята торган (аваз, тавыш). Икебезнең дә кулларыбызны кысып, ярым елак тавыш белән зарлана башлады. М.Әмир. Әтәч флюгер әкрен генә шыгырдап әйләнә: бу иске, бәхетсез йортның хуҗаларын сагынган кебек итеп, моңсу елак аваз чыгара. З.Фәхретдинов 3) күч. Төшенке, күңелсез; зарлана торган. Менә шундый елак уйлар өрлектәй ирләрне дә балавыз итә инде ул, Илфат. Б.Камалов 4) күч. Җебегән, пешмәгән. Габидулла карт арбалар янына теге елак малайның камытын рәтләргә дип китте. М.Әмирханов. Икенче көн иртә белән минем башым үземне Мәрфуга апага ничек итеп батыр, һөнәрле, елак түгел итеп күрсәтүне уйлау белән мәшгуль булды. Ф.Әмирхан 5) күч. Яңгырлы. Утырсам мин синең белән, алсу йөзем, Кочып сине, йотып мәйне, кабып йөзем, – Җылы җәйгә әверелә салкын кышым, Яшел язга – саргылт, елак, шыксыз көзем. Ә.Исхак 2. и. мәгъ. 1) Бик еш елый торган бала. Төннәр буе син елакның бишеге янында каравыллап чыга идем. Т.Гыйззәт. – Юләрләр, мин сезне куркыттым гына шулай, елаклар, – дип тә әйтер шикелле.Н.Дәүли 2) Канәгатьсез, зарланучан, пессимистик рухлы кеше. Апасы үлгәч, ул бөтенләй елакка әверелде. Ә.Фәйзи ◊ Елак җыю Еларга җыену. Елак капчыгын чишү Күз яшен чыгару, елый башлау |