ЕЛ и. 1) Җирнең Кояш тирәсендә бер кат әйләнеп чыгуына тигез вакыт үлчәү берәмлеге (1 гыйнвардан исәпләнә башлый һәм 12 календарь айдан тора). Менә инде ике дистәдән артык ел дәвамында җәмгыять үзгәрешләр чорында яши. Ф.Галимуллин. Күк йөзенең күчмә картасыннан файдаланып, сезнең һәркайсыгыз йолдызлы күк йөзенең ел дәвамында өзлексез үзгәрә барганлыгын белә ала. Астрономия

2) Нинди дә булса көннән алып исәпләнгән 12 ай вакыт арасы. Ир-хатын булып торуларының өченче елында Садыйк тагын эшсез калды. Г.Ибраһимов. Өч-дүрт елдан аларның һәркайсы өч сыер биргән сөтне берүзе бирер иде. Ә.Еники. Моннан өч ел элек мин сезне мәктәп ишегалдында күрдем. Р.Юсупова

3) Нинди дә булса эшләр, укулар циклы башкарыла торган вакыт арасы. Мәдрәсәдә актык ел укып кайттык. М.Гафури

4) Берәр нәрсәнең вакыты, срогы. Зыяның солдатка каралыр елы якынлашып килә. Г.Ибраһимов

5) еллар күпл. Берничә елны эченә алган вакыйгаларны берләштергән, аерымланып торган вакыт арасы, чор. Сугыштан соң гына өйләнештеләр алар. Шул авыр елларда башка чыгып, йорт-җир җиткереп, үз көчләренә таянып яшәделәр.М.Хуҗин. Үзе укыган педучилищены, шаулы студент елларын сагыныр, иптәшләрен, дусларын юксыныр. А.Сафин

6) Озак вакыт, озын бер чор. Картайдым шул, – Еллар шулай итте. Һ.Такташ. Кеше – катлаулы җан; син аны еллар буе өйрәнеп тә белеп бетерә алмаска мөмкин, ә төгәл бер очрак, ситуация аны ача да сала сиңа. Г.Ахунов

7) Дистәне белдергән тәртип саннары белән килгәндә, шул ун ел эчендәге вакыт арасын аңлата. --- утызынчы елларда инде язучылар арасыннан «халык дошманнары»н эзләү, табу һәм аларны җисмән юк итү бурычы алгы планга чыкты. Ф.Галимуллин. Әйтик, илленче елларның башларында тарих фәне өлкәсендә ниндидер бер торгынлык хөкем сөрә иде. Ә.Еники

Елныкы(н) елга Шул ел эчендә (азык-төлек, керем һ.б.ның тотылуы, сарыф ителүе, төгәлләнүе турында). Барыбер елныкын елга тотарга кирәк, юкса кисәләр. Н.Хәсәнов. Елның ел буена Бөтен ел дәвамында. [Сыерларны] Елның ел буена сусыл яшел азык белән тәэмин итеп торырга кирәк. Ватаным Татарстан. Елның елында Елдан-ел, ел саен, һәр елны. Ни гаҗәптер, тау өстендәге басуда елның елында күкрәп арыш үсә иде. Р.Низамиев. Елның елында үткәрелгән тикшерү-барлау мәгълүматларының акка күчерелгәне, утырыш беркетмәләре колхоз идарәсендә сакланса, караламасы – өендә, нәкъ шул киштәдә, гомуми дәфтәргә теркәлгән иде. Р.Кәрами. Тар урамнар, елның-елында ремонтланып та, елның-елында аламалана торган иске йортлар сакланса да, фәкать шушы мемориал эчендә генә сакланып калыр. Г.Кашапов. Ел озынлыгы Бик-бик озын. Ел озынлыгы кышкы төн үзенекен иткән: әти тәмам арыган да, бераз ял итеп алырга дип, кар өстенә утырган. В.Нуруллин. Ел үсәсен көн үсү Бик тиз, кыска вакыт эчендә үсеп җитү. Анадан ятим калган угыл ел үсәсен көн үсә, буй җиткерә һәм, күп тә үтми, атасының малларын көтә башлый. М.Хәбибуллин. Елы белән Кайбер елларда. Елы-елы белән Берничә елның берәрсендә, кайбер елны. Елы-елы белән аны колхоз рәисе итеп тә сайлыйлар. К.Кәримов. Елы (туры) килү 1) Игеннәр уңу өчен уңай һава шартлары булу. Елы килеп, ашлык уңса, кәнишнә. Р.Ишморат; 2) Яше тулу, тиешле яшькә җитү. Халитов белән Масловның да [солдатка каралу] елы туры килде. Х.Садрый. Елын уздыру дини Йола буенча, якын кешенең үлүенә бер ел тулу уңае белән, искә алу мәҗлесе үткәрү. Мәрхәбә ---, мөәзин бабайны гына чакырып булса да, аш-чәй ясап [әнисенең] елын уздырырмын дип уйлады. Г.Ибраһимов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә