ЕГЫЛЫШУ ф. 1. 1) Ике яки берничә кеше бергәләп яки бер-бер артлы егылу. Тулай торак алдында бозлавык. Егетләр, кызлар берәм-берәм егылышып имгәнә. Ш.Галиев 2) Көрәштәшләре бер-бер артлы җиңелү 2. егылышып рәв. мәгъ. 1) к. егылганчы (2 мәгъ.). Аннан соң, бераз тынычлангач, мине күреп алдылар һәм егылышып көлә башладылар. Ф.Яхин 2) Өзгәләнеп. Егламагыз шулай егылышып: су эчендә ятар әрвахлар. З.Мансуров Егылышып бетү Барысы да, берсе дә калмастан егылышу. Әтиләре әйтмешли, сөяк-санакларын җылытырга җае чыкмаса, салкын тиеп, лазаретка егылышып бетәрләр... К.Кәримов Егылышып китү Кинәт егылышу Егылышып яту Әле, хәзерге вакытта, сөйләү моментында егылышкан булу. Ишегалды тулы казлар егылышып ята. Д.Гайнетдинова |