ЕГЫЛЫР-ЕГЫЛМАС рәв. 1) Ярым егылу, ярым басып тору хәлендә; менә егылам, менә егылам дигән хәлдә, көчкә. Сыртак ике кулы белән бугазын кысып тоткан килеш, әкрен генә аякка басты, --- егылыр-егылмас атлап, урман авызына чыкты да егылды. Р.Батулла 2) Авырлык белән, кыенлыклар кичереп. Колхозыбыз болай да егылыр-егылмас кына бара, каш ясыйбыз дип, күз чыгармагаең. Г.Бәширов |