ЕГЫЛУ ф. 1. 1) Абынып, аяк таеп, кемдер аяк чалып, һуштан язып һ.б. җиргә аву. Шул секундта, тамыры киселгән агач кебек, «лап» итеп җиргә егылды. Г.Ибраһимов. Каршы килә башлауларын сизү белән, дулкынланып, юри, өянәге килгән кешедәй, һушыннан язып егыла икән. Н.Хәсәнов 2) Аяк өстендә басып яки йөреп торырлык хәл юклыктан, берәр нәрсә өстенә (барып) аву (арып, хәлсезләнеп, яраланып һ.б.). Кичкә ул кунакханәгә хәлсезләнеп кайтып егылды, хәтта яшел күлмәген дә салмады. Ф.Садриев. Иртән ач карынга чыгып чаптык, кичен, ашарлык хәл дә калмаганда, кайтып егылдык. А.Гыйләҗев. Тән кайнарлыгын басмасмы дип, көч-хәл белән торып су эчәм дә тагын урынга килеп егылам. Р.Вәлиев. [Илдус:] Үзебезнең параллель курстагы бер центнерлы урыс малае белән бәхәсләшеп эчтек, теге егылды, ә миңа хоть бы!.. Д.Салихов 3) Тигезлекне югалтып, югарыдан түбәнгә мәтәлеп төшү. Азат абыйсы биш катлы йорт түбәсеннән егылып та исән калды. Р.Вәлиев. [Табындагыларның] Сүз елгасы самолётларның егылуы, поездларның бәрелүе, газларның шартлавы, җирләрнең тетрәве кебек утрауларга кагылып узды. Ф.Садриев 4) Җиргә түшәлү, берсе өстенә берсе авып сөрлегү (иген, үсемлек җил, яңгыр, боз һ.б. көче белән). Әле кичә генә өскә таба ашып утырган яшькелт бәрәңге сабагы дулкыны карачкылланып, саргаеп егылган да калган. М.Мәһдиев 5) күч. Каты авырый башлап, урын өстенә яту, сәламәтлеге какшау. Менә без дә, Уфадан кайтып, күпмедер торырга өлгермәдек, өй эчебез белән тифтан егылдык. Ә.Еники. Иртә ватты мине дөнья. --- Мин инде ватылып егылдым. Г.Ибраһимов 6) күч. Йомыш белән мөрәҗәгать итү, кемнең дә булса янына ялыныч белән килү, ялыну, ялвару, баш ию. Дөресен әйтергә кирәк, урыс кавемендәге егетнең каршына килеп егылуында үзенчәлекле фал күрде Кол Шәриф. Ф.Латыйфи. Теге чакта эшеннән куылгач һәм партбилетыннан колак каккач, дүрт ай эшсез --- йөргәннән соң, Шәриф хозурына килеп егылды Хәбибуллин. В.Нуруллин. Кеше алдына егылып, бурыч сорап йөргәнче, шулай итсәң яхшырак булмасмы? И.Гази 7) күч. сөйл. Җиңелү, каршы тора алмау. Көрәшне малайлар башлап җибәрде. Габделхәй дә, чыгып, бер малайны егып, икенчесеннән үзе егылып, ике йомырка алып керде. М.Гали 8) күч. Көч-хәл белән кире әйләнеп кайту (туган илгә, туган авылга һ.б.). Берничә ел иза чиккәч, авылга кайтып егылдым. Р.Вәлиев. Һәм ул уйланды, уйланды да, гарьлекне күтәрә алмый, җанына тынычлык эзләп чыгып китте һәм әтисе йортына кайтып егылды. Н.Хәсәнов. Шул китүеннән елдан артык юк булып торып, унтугызынчы елның декабрь азагында гына, ранный булып, ватылып кайтып егылды. З.Зәйнуллин 9) күч. Кыерсытылу, авыр хәлдә калу; уңышсызлыкка очрау. Тормыш сукмагы тайгак бит ул, буының сыек булса, егылуыңны көт тә тор. Р.Кәрами 10) күч. Имтихан тота алмау; имтиханда «начар» билгесе алу, көзгә калу. Ул, болардан «икеле» алып, ике тапкыр имтиханда егылды, быел яз өченче имтиханга керә. Г.Ибраһимов 11) күч. Хис-тойгыга бирешү, рухи сыгылу. Хыяллары тормышка ашмаганга рухи имгәнеп егылганын ул өлешчә Фәридун Фазлыев белән Фаина Марковнага гына ачып салды. А.Гыйләҗев. Иптәш Муллаянов әхлакый егылуның беренче симптомнарын күргән һәм, безгә хәбәр итеп, изге эш эшләгән. Б.Камалов 12) күч. Көнләшү, кызыгу; кемнеңдер уңышына эч пошу. Иренең култыгы астында «Ядерная физика» китабы күреп егылсыннар. А.Гыйләҗев 13) күч. Һәлак булу, үлү. Күп юллар узгач, талчыгыр булсам, Туган туфракка кайтып егылсам, Сез күкрәгемә куегыз, зинһар, Кыр бизәп үскән арыш чәчәген. Ә.Баян. Өлкән лейтенант – архитектура академиясен тәмамлаган Шейнкман – солдатларны атакага күтәргәндә, японнар пулясыннан егыла. Г.Ахунов 2. егылган и. мәгъ. күч. Кыерсытылган, авыр хәлдә калган кеше. Ә Мортаза хуплап утыруын гына белде: – Шул инде. Егылганны дөмбәсләргә безгә генә куш! М.Хәсәнов 3. егылып рәв. мәгъ. күч. 1) Бик каты, бик нык; көчле. Олы абыйсы нидер сөйли, бөтенесе шуннан егылып көләләр. Ф.Садриев 2) Мул булып, күкрәп, бик яхшы. Быел игеннәр егылып уңды ◊ Егылып үлү 1) Нәрсәгә дә булса бирешү, каршы тора алмау. Һа-а, малай, гыйшык утына түзә алмыйча егыласың да үләсең инде! Ә.Айдар. Сөембикә дә гайбәттән егылып үләрдәй зәгыйфь түгел. Р.Батулла; 2) шаярт. Тормышын аямыйча, кем яки нәрсә өчен үзен корбан итәргә әзер булу Егыла бару Һәрберсе, булган берсе рәттән егылу Егыла язу Чак кына егылмау Егылып алу Бер тапкыр егылу Егылып бетү Барысы да егылу; бөтенесе егылу. Бу дулкыннарның куәтеннән безнең юлдашлар инде пароходның идәненә егылып беттеләр. Ф.Әмирхан Егылып китү 1) Кинәт, көтмәгәндә егылу. [Мулла бабай:] Ике кулын да күккә сузганлыктан, көймә чайкалганда егылып китә, башы белән көймә кырына бәрелә. З.Хөснияр. [Малай:] Берсендә, егылып китәм дигәндә генә, көч-хәл белән каршындагы ботакка тотынып өлгерде. Р.Низамиев. Бүтән урында Әнәс шушылай суккан булса, ихтимал, егылып та киткән булыр иде. В.Нуруллин. Гази, егылып китмәс өчен, карт тирәкне кочаклады. М.Хәсәнов 2) күч. Гаҗәпләнү, аптырашта калу. [Фәридун Фазлыев Нәҗипкә:] «Минем хезмәт хакымның күпме икәнен әйтсәм, егылып китәрсез!» А.Гыйләҗев. Иртә белән күзе зачёт кенәгәсенә төшеп, ачып караса, артына егылып китә язган. Т.Нәҗмиев Егылып тору Еш, әледән-әле егылу Егылып төшү 1) Биеклектән түбәнгә егылу. Берни уйламый чабып барганда, бер чокырга егылып төшкән ул. Х.Шәриф 2) күч. Уңышсызлыкка очрау, күңелсез хәлдә калу. Ә менә проблема бар: тагын нинди зигзаглар үтәргә тиеш булырбыз, һәм борылышларның берәрендә безгә егылып төшү куркынычы янамыймы? Р.Сафин Егылып яту Егылган хәлдә булу. Бибисараттәйнең егылып яткан бәрәңге сабакларын сыпыра-сыпыра елаганын күргәч, йөрәгем бөтенләй урыныннан купты. М.Юныс |