ЕГЫ’ЛГАНЧЫ рәв. 1) Арып, хәлдән тайганчы. Егылганчы эшләп арыганнан соң гына була торган татлы, изрәткеч йокыдан Марат тәмам ял итеп, көч җыеп уянды. Ф.Латыйфи 2) күч. Тәкатьсез булып, бик каты итеп; эч катканчы. Аңа карап, көлмичә түзү мөмкин түгел иде, кызлар һәммәсе, эчкән чәйләрен онытып, егылганчы көләргә тотындылар. Х.Ширмән |