ЕГЫЛА-ТОРА рәв. 1) Кызу-кызу барганда, нык дулкынланганда, борчылганда, тигезлекне югалтып; бер егылып, бер торып, нык ашыгып, кабаланып. Озакламый без аның, егыла-тора, урман юлыннан йөгерүен күрәбез. Л.Ихсанова 2) күч. Авырлык белән, кыенлыклар аша; тырыша-тырмаша. Мәдәният мәйданында урын алыйк, Егыла-тора, алга таба атлыйк. Г.Тукай |