ЕГУ ф. 1) Берәр кемне яки нәрсәне көч белән (мәс., сугып, бәреп, төртеп, этеп һ.б.) бер якка аудару, аварга мәҗбүр итү. Тарткалаша торгач, ул аны шулай да аркасы белән җиргә екты. Г.Ахунов. Ул көчле түгел, ләкин бик үткен, бик хәйләле: кайбер вакытларда һич көтелмәгән җирдән килеп, берничәсен бәреп ега. Г.Ибраһимов 2) Үсеп утырган нәрсәне кисеп яки чабып бер якка аудару. Фәрит, урман егу көннәрен хәтерләп, үзалдына елмаеп куйды. Р.Низамиев. Урманга кердек тә ектык ике имәнне. Т.Нәҗмиев 3) Буып, һөҗүм итеп, җәрәхәтләп, үтереп аудару (ерткычлар турында). Чөнки бүре капкыны ясау аңа да кирәк: үткән елны аның сыер кадәр танасын ике бүре егып ашады. З.Зәйнуллин 4) Мылтык, автомат һ.б.ш. кораллардан атып (үтереп яки җәрәхәтләп) аудару. Каршы төшкәнне автоматлар аямый, кыргыйларча ата, итлеккә сарыгын да, бозавын да ега: төенчекләр актарыла, җиргә чәчелә. Н.Хәсәнов. Ләкин яуда еккан дошманымнан мин өйрәндем ләззәт табарга. Ш.Маннур 5) Җиргә сылап яткыру, аудару, ию, сөрлектерү (үсемлекләр, игеннәр турында). Син күргәнең бармы, зур давылның Урманнарны егып үткәнен? Ш.Маннур 6) спорт Көрәштә каршы як көрәшчене аркасы белән җиргә салу; җиңү. [Әлемгол:] – Хафиз агакай, – ди, – мин, сине екканда, хәйлә ясадым. Г.Ибраһимов 7) сөйл. Күпләп үтерү, юк итү. Бүре --- малларыбызны ега. М.Әмир 8) күч. Авыруга сабыштыру, ятарга мәҗбүр итү, хәлне алу (авыру, ачлык һ.б.ш. турында). Зыкы суыкларда урманнан ач-ялангач килеш утын тартып ташулар, --- бер дә бер көнне Маһиянең үпкәсен кабартып, аны түшәккә екты. Н.Хәсәнов 9) күч. Кемне дә булса җиңү, каршы тора алмаслык итү; үз көченә буйсындыру. Беләге юан берне егар, белеме юан меңне егар, ди безнең Галәк бабай. Г.Әпсәләмов. Син екмасаң, сине дошман егачак. Ә.Ерикәй. Борһан кадәр Борһанны алай гына ега алмассың! М.Хәсәнов 10) күч. сөйл. Җитәкчелек вазифасыннан алу, берәр урындагы кешене китәргә мәҗбүр итү, куу. Патшаны егу 11) күч. Берәр кешене оешманың җаваплы хезмәт урынына уздырмау, сайлатмау; конкурстан төшереп калдыру. [Мирвәли:] Депутатлыкка кандидат итеп куелырга уйланган Аюханов кандидатурасын без егарга тиеш. Т.Гыйззәт 12) күч. сөйл. Кая да булса тапшырырга дип төзегән, төзәтелгән һ.б. берәр документны (мәс., хисапны һ.б.) ниндидер сәбәпләр аркасында кабул итеп алмау, тәнкыйтьләү. Шушы кешеләр горкомда отчётымны ектылар, шушы кешеләр монда графикны өзделәр. Н.Исәнбәт 13) сөйл. Имтихан алганда кемнең дә булса белемен түбән бәяләү, икенче тапкырга яки көзгә калдыру 14) күч. Абруйлы исемгә, намуска тап төшерү, хурлыклы итү. Йортны тоткан Белгуарлар мәйданында Атабызның олуг исемен ектыңмыни? Н.Исәнбәт 15) күч. Игътибарсыз калдыру, колакка да алмау. Бер көн әйтәләр иде әле, Камали әйтә, имеш, ди: «Зифа апай килеп тыйганчы эшлим әле, ул әйтсә, аның сүзен егарга күңел бармый», – дип... М.Фәйзи. [Маһруй:] Шундый күңелле хәбәрләр алып кайткан егетнең сүзен егып булмый инде. М.Фәйзи 16) күч. Бетерү, юкка чыгару, юк итү. [Гәрәй:] Ярый, алайса, дип җавап бирәләр моңа, патриотик хисләреңне егасыбыз килми. К.Нәҗми 17) күч. Баш тарту, кире кагу. Минем күңелемне егып, башкага китүнең ахыры бик яхшы булмавын уйлап кара. М.Фәйзи Ега бару Берсе артыннан берсен рәттән егу, бер-бер артлы егу Ега башлау Егарга тотыну. Бусы король! Королева! Фигуралар!.. Аннан пешкалар китә. Берәм-берәм ега башлыйсың үзләрен! А.Гыйләҗев Ега тору Һәрберсен, булган берсен егу. Егетләр дәртләнеп чыга тордылар. Гайрәтлеләр, осталар ега тордылар. Мәйдан уртасында көрәшчеләр саны азайганнан-азайды. Ф.Абдуллин Ега язу Ялгышлык белән чак кына екмый калдыру. Ишектән чыкканда, ул Сәлимәне бәреп ега язды. Н.Гыйматдинова Егып ату Һич уйламаганда, көтмәгәндә дуамалланып егу. Алар инде Булатны тәмам бутадылар, аударып, егып аттылар. М.Вәли-Барҗылы Егып бару к. ега бару. --- бер урам чатында көрәшеп яталар. Карап тора патша – бер егет бөтенесен дә егып бара икән. Т.Миңнуллин Егып бетерү Берсен дә калдырмыйча, бөтенесен дә егу. Авыл балаларын берәм-берәм кызамык чире егып бетерә, ә моңа, минсиңайтим, чир дә тими, чорт та... Ф.Шәрифуллин. Бөтен борчуы – бу басудагы икмәкне ничек тә тизрәк егып бетерергә, тизрәк сугып алырга... Г.Гыйльманов Егып карау Егарга омтылу. [Тормыш] Кырык тапкыр мине сынады. --- Аяк чалып егып карады. Р.Ягъфәров Егып килү Эзлекле рәвештә, электән үк һәрберсен, булган берсен егу Егып кую Уйламаганда кинәт егу. Аю егып куймасын башмак тананы, дип, чак әйтеп җибәрмәде. Г.Якупова Егып салу 1) Көтмәгәндә, уйламаганда егу. Арыслангали --- аны кинәт кенә җиргә егып салды. Д.Каюмова. Димәк, минем бәрәнемне дә пычак астына егып салырлар. Н.Дәүли 2) Нинди дә булса эшне тиз арада башкарып чыгу. Шушы җирне урак белән егып сала идек без, уч төбе хәтле кәкре урак белән. Р.Вәлиев. Тора-бара җаен таптылар, агрегатлар, акрын тизлек белән булса да, тамырда басып торган килеш каралып калган игеннәрне егып сала башладылар. Б.Камалов Егып ташлау Кинәт егу, тиз арада егу. Шулай да аны буынсыз итеп, һушсыз калдырып, җиргә егып ташлаган бәндәләр, серле затлар кайчакта хәтеренә килеп төшә. Г.Гыйльманов Егып тору Тоташтан, рәттән, бер-бер артлы егу. Уңышсызлык аяк чалып, Егып торды, Кояш көтсәң, кара болыт Чыгып торды, Көрәшкәндә кылычларым Сынып торды. Ф.Яруллин Егып чыгу Һәрберсен бер-бер артлы егу, бөтенесен дә башыннан-ахырына кадәр егу. Әмир, күлне тирәләп йөреп, кыяк үләнне өч теземгә егып чыккан иде инде. В.Имамов |