ЕГЕТЛЕК и. 1) Яшь ир-егет булу чоры, егет чак. Егетлек кадерен картлар белер. Мәкаль. Үскән бит, каһәр, егет булган бит! Аз дигәндә, егетлек юлына кереп бара бит. М.Мәһдиев 2) күч. Берәр эшне икеләнүсез башкарырга әзер тору, кыюлык, батырчылык, тәвәккәллек. Миннән егетлек көтелә? Тузга язмаган да бит, шулай да ул формальлек аны тотып торыр иде әле, чөнки ул формальлек хыянәтең турында ачыктан-ачык «мин китәм» дип әйтүне таләп итәр иде, ягъни, ни дисәң дә, егетлек сорар иде. В.Нуруллин // Нинди дә булса эштә күрсәткән уңганлык, намуслылык, кыюлык һ.б.ш. сыйфатларның чагылышы яки шул сыйфатларга лаек булу. Күп чакларда, әйе, дәшми калу зур егетлек булып саналган. Төпле кешенең, тискәрелеккә бирелмичә, фикерен үзгәртә алуы – үзе генә дә чын егетлек ул! Иң яхшысы: егетлекне кинәт күрсәтү, кеше көтмәгәндә күрсәтү. Ф.Садриев 3) күч. Сафлык, гыйффәт. Мин биш ел солдат булып йөрдем, әмма ләкин үземнең егетлегемне сакладым. А.Расих |