ЕГЕТЛӘ’РЧӘ рәв. 1) Егетләргә хас булганча, яшь ир-атлар кебек (кешенең йөрешенә, үз-үзен тотышына һ.б. карата әйтелә). Кави Салихович – егетләрчә какча гәүдәле, төз буйлы, ябык яңаклы ир. Ә.Баянов. [Әминә] Күбесенчә костюм-чалбар, водолазка кия, чәчләрен егетләрчә кыска итеп йөртә. Ф.Садриев. Корычбай, аңа сырышып, нидер әйтә, гәүдәсен егетләрчә тотып, кулын бутый-бутый сөйләшеп тора. Г.Ибраһимов

2) Егет (1 мәгъ.) булып, шуларга охшарга тырышып (егет яшенә туры килмәгән кешеләр). [Равил] Өйләренә барып керә һәм, егетләрчә кыю гына итеп: «Гафу итегез, Басыйрова Рухия шушында яшиме?» – дип сорый. В.Нуруллин. Уртадагы озын торыклы җирән кашкага атланып, бик егетләрчә, бик эре кыяфәттә чыгып китүләре --- күңел күген сихри бер яктылык белән бизи торган күренешләр иде. М.Хәсәнов

3) күч. Егетләр шикелле, батырларча, кыю. Күзгә карап әйт шуны, егетләрчә дөресен әйт. Ялганламый гына... Р.Мөхәммәдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә