ЕГЕТЛӘНҮ ф. 1) Егет булу, егеткә әйләнү, ир заты яшүсмерлектән өлгергәнлек чорына күчү

2) Егет (1 мәгъ.) булып күренергә тырышу, егет кебек кылану. Гайнан, кунак кыз алдында егетләнеп, чәчен биш бармаклап артка сыпырырга тотынды. Г.Бәширов. – Ун килога җиңеләйдем, картлык сәфәргә йөк алырга теләмидер! – дип егетләнә. Ш.Галиев

3) күч. Кыюлану, батырчылык итү; тәвәккәлләү. Ул, егетләнеп: – Мин аңладым, Камил абый! Урманны бу хәлгә төшерергә ярамый. Г.Бәширов

4) күч. Егетлек (2 мәгъ.) күрсәтү; мактану, горурлану. [Ишназар әкә:] «Революция» дип сайрап кына йөрмәсен, йөз пот ашлыгын чыгарып салып егетләнсен! Т.Әйди

Егетләнә бару Торган саен ныграк егетләнү

Егетләнә төшү Аз гына, бераз егетләнү, кыюлыгы арту

Егетләнеп алу Кыска вакыт арасында егетләнү, бераз егетләнү; вакыты-вакыты белән егетлек күрсәтү

Егетләнеп бетү Тәмам егетләнү, егетлек сыйфатларын тулысынча алу

Егетләнеп йөрү Күптәннән, озак вакытлардан бирле егетлек күрсәтү. Мәрвәр тирәсендә яратучы булып, ягъни «яратам» дип, үзен ышандырырга тырышып, башта бик бөтерелеп, егетләнеп йөрде. Ә.Еники

Егетләнеп китү Ниндидер бер этәргечтән, сәбәптән соң егетлек сыйфатлары арту, кинәт егетләнү. [Баграт:] Тукта, карыйм әле, пират тормышы нишләтте икән сине? Төс кергән, егетләнеп киткәнсең. М.Юныс. Карт алашага өйрәнгән гадәт буенча, егетләнеп китеп, тезгенне тарткаларга, аякларым белән атның корсагын төяргә керештем. З.Хөснияр



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә