ЕГЕТ и. 1) Яшүсмерлектән өлгергәнлек чорына күчкән, балигъ булган, буйга җиткән яшь ир кеше. Тулган ай --- кыюсыз басып торган егет белән кызны яктыртты. Ф.Латыйфи. Башта әле мин сезгә шуны әйтергә тиеш: ул чагында әле мин дә сезнең шикелле япь-яшь егет идем. А.Шамов

2) Өйләнмәгән, буйдак ир-ат. Яшьтән сөйгән үз танышың егет башы белән шулай өзелеп тора икән, әйдә, кире какма, андыйлар хәзер бик исәпле. Г.Бәширов

3) Гомумән төрле яшьтәге ир кеше. Бөтен җирдә, бөтен дөньяда бары тик җыр, шушы җыр гына калды, ул әле генә боегып утырган егетләргә канат куйды, йөрәкләргә дәрт, кыюлык өстәде, аларны бөркет итеп күккә күтәрде. Р.Вәлиев. Карсак кына буйлы, киң җилкәле бу егетнең Гали Галиев исемле икәнен белми идем әле. М.Әмир

4) егете, егетем тарт. форм. Яраткан кеше, сөйгән яр. [Каимә] Тегеләргә, чебен кугандагы кебек, кулларын гына селеккәли: – Йә, йә, йөрмәгез юкка, егетем бар! С.Хафизов

5) егетем, егеткәем энд. сүз мәгъ. тарт. форм. Яратып йөргән ир-егеткә ягымлы мөрәҗәгать сүзе яки гомумән ир кешегә карата әйтелгән иркәләү сүзе. Күр ничек күкләрне, егетем, балкытадыр йөзләрең, Аһ, мине тоткын итә, егетем, сихерле күзләрең. Ф.Бурнаш. Мин сиңа сокланам, аны табарыңа ышанам. Бәхетеңне китереп бирмәсләр, егеткәем. Ф.Латыйфи. Шул, егетем, теләгең булса, өйрән – әкренләп, барысын да төшендереп бирермен. Г.Әпсәләмов

6) егетләр энд. сүз мәгъ. күпл. Берничә ир кешегә берьюлы мөрәҗәгать иткәндә, «иптәшләр, дуслар» мәгънәсендә кулланыла. – Егетләр, карагыз әле, бу олы борын безнең өскә килә түгелме соң? – диде. Ә.Еники. Шул искә ябышып була бит, ә, егетләр?! З.Фәтхетдинов

7) күч. Ир кешенең уңганлык, тәвәккәллек, кыюлык, батырлык, намуслылык сыйфатларына ия булуын белдерә (гадәттә, мактау сүзе буларак кулланыла). Төпле егет икәнсең, энем, бәрәкалла, машалла. Г.Ибраһимов. Начальник Акбүзгә карап алды да, шаярып, бармак янады: – Ләкин, карагыз аны, авызыгызны ачып калмагыз! Анда да таш астыннан чыккан егетләр бар. Г.Гобәй

Егет солтаны Егетләр арасында абруйлы, үрнәк, дәрәҗәле булуы белән аерылып торган егет. Аягыңдагы итегең – Болгар икән олтаны; Сине сөйми, кемне сөйим, Син бит – егет солтаны. М.Фәйзи



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә