Е’ГЕРЬ и. нем. 1) Сунарчылык белгече, профессиональ аучы. Егерь үзенең кешеләре белән пошиларны ау урынына куып китерергә тиеш. М.Галиев. Аучы өенең хуҗасы – егерь Тисленко Виктор Петрович – үз хуҗалыгы, дөресрәге, тайга киңлекләре белән таныштырып йөрде. Р.Фәйзуллин

2) Урман һәм аучылык хуҗалыгы эшчесе. Ә каршысында... егерь Минһаҗның бозау кадәр овчаркасы басып тора. М.Мәһдиев. Белә бар җәнлекләрне ул. Белә бөтен кошны ул. Ул аларга зыян салмый, үзе алар дусты ул! Егор түгел, егерь ул! Р.Фәйзуллин

3) Таныклык. Махсус курслардан соң кулыма егерь тоттырдылар. Р.Низамиев

4) тар. 1917 елга кадәр Россиядә һәм хәзерге кайбер армияләрдә (атлы яки җәяүле) махсус укчылар полкында хезмәт итүче солдат. Кара кительле исерек егерьләр --- атака артыннан атакага күтәрелделәр. Г.Әпсәләмов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә