ЕГЕРМЕШӘР сан 1) Һәркайсына бертигез – егерме итеп бүленгән булуны белдергән бүлем саны. Икесенә егермешәрдән --- телләренә йозак салып булырмы? Ф.Латыйфи

2) Бербөтеннең һәрбер өлеше егермегә тигез булуын белдерә. Ә инде егермешәр, егерме бишәр ел гади солдат газабын кичергәннәр – җитәрлек. Л.Хәмидуллин

3) Беришле әйберләрнең үлчәм дәрәҗәсе шул санга (егермегә) туры килгәнне белдерә. Бәхәскә китсә, [Фәйзелхак] алты метрга киселгән егермешәр сантиметр юанлыктагы бүрәнәләрне прицепка ялгызы төйи. Ю.Әминов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә