ЕГЕРМЕЛӘП сан Чама белән егерме, егермегә якын булуны белдергән чама саны. Бар кешегә берьюлы гайрәт кертү мөмкин түгел шул, егермеләп авылдашым тәвәккәлләүгә дә шөкер итәргә кирәк хәзергә, дип уйлады ул. Т.Әйди. Аларны куып баручы болгарлар чигенүче чалбайлыларны бертуктаусыз укка алалар, алай да егермеләп чалбайлы капкага якынлашты. М.Хәбибуллин. Аның [өстәл] тирәсендә, кулларын догага кушырып, егермеләп карт утыра. Г.Гыйльманов |