ЕГЕРМЕБИШМЕҢЧЕ и. тар. 1930 елда эре сәнәгать үзәкләреннән авылларга колхозлар оештыру өчен җибәрелгән 25 мең алдынгы эшченең берсе. Минзәләгә китәр алдыннан, Разумов, үзе сыман егермебишмеңчеләрне өлкә комитетына чакырып, --- аяк чалучы корткыч-дошманнар турында сөйләгән иде. Ф.Сафин. Колхозлашу елларында әткәй – Сөләйманов Гаделша – егермебишмеңчеләр рәтеннән «Восток» артеле оештыручыларның берсе булган. С.Сөләйманова |