ЕГЕРМЕБИШЛЕК и. тар. Егерме биш сумлык кәгазь акча. – Ай-яй-яй-яй! Егермебишлектән сдача алмады. Р.Вәлиев. [Уварова] Пычрак галошларын да салып тормыйча түргә узды да өстәлгә егермебишлек ыргытты. Г.Ахунов. Чырык-чырык килеп торган мунча кич соң гына бушый, шат авазлар тына, егермебишлекләр ипләп кенә Григорьянның --- йөнтәс бармаклары арасына кереп югалалар. А.Гыйләҗев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә