ЕГЕРМЕ сан 20 санын, микъдарын һәм цифрын белдергән сан атамасы. Локман карт, «эһ» тә димичә, рәхәтләнеп, үз җанын бирергә әзер иде, тик ул гына, Зәйтүнә генә, әле егермедән дә узмаган яшь ана – бичара гына китмәсен иде! Ә.Еники

Егерме бер Комарлы карта уенының бер төре; очко. Бер карчык үзенең, карта уйнап, эштән чыгып беткән улына: «Их улым, улым, шул егерме бер харап итте инде сине», – ди икән. М.Гали



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә