ЕГӘРЛЕК и. 1) физ. тех. Вакыт берәмлеге эчендә башкарылган эш микъдары белән исәпләнә торган зурлык. --- реактив двигательләр тавыш куптарып гөрелдәшә башлый. Бетон полосада старт алып, двигательләрне бар егәрлегенә эшләтергә куям. Р.Ибраһимов. Йөртүче ракетаның сыекчалы алты ракета двигателе, 500 тонналы гомуми тарту көче хасил итеп, очышта, тулаем алганда, 20 миллион ат көченә кадәр файдалы егәрлек бирә. А.Романов

2) Хәллелек, физик көч, энергия. Чәчләр дә агарды. Егәрлек тә кимеде. Р.Ишморат. Һәрбер хәрәкәтендә ныклы егәрлек сизелеп тора. Р.Ишморат. Каян хәл, егәрлек алган диген. Ай буе кузгалмыйча, кеше кулыннан эчеп-ашап яткан, сөяк-тактага калган бу шәүлә --- Мөсәллим каршында басып тора. Г.Гыйльманов

3) Көч-куәт, дәрт, дәрман, хәл. Әмәт туган иленең киңлегенә, --- урманнарның мәһабәтлегенә, елгаларның куәтенә, җилнең егәрлегенә, тауларның дәһшәтенә сокланып барды. Т.Нәбиуллин. Аның эчендә ниндидер бер егәрлек туа башлады. Шул егәрлек, заданиегә очкан саен, һаман үсә, ныгый бара иде. М.Юныс

4) Нәрсәнең дә булса көче, нык тәэсир итү сәләте. Шунысы мөһим: үзләренең поэтик сурәтләре һәм мәгънәви егәрлекләре ягыннан нәсерләр еш кына поэма-романнар белән чагыштырырлык әһәмияткә ия булалар. Г.Гыйльманов

5) Файда бирү, җитештерү мөмкинлеге. Авыр промышленность егәрлеге



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә