ЕГӘРЛЕ с. 1) Эш-хәрәкәткә егәре булган; ныклы, көчле. Фарукҗан хәлне тәмам чамалап алып: – Кайсыгызның аты егәрлерәк, җитезрәк – шуның артыннан икегез китегез! – дип боерды. Т.Әйди. Авыл артта калды, әлегә хәвеф-хәтәрсез бардылар, юл да беркөнгегә караганда шактый кипшегән, машина да егәрле иде. А.Гыйләҗев

2) күч. Нык йогынты ясый торган, ышандыра торган, тәэсирле. Хәер, егәрле вә төпле язмалары һәм дә кыю-кискен кыланышлары белән укучыларны сискәндереп вә сөендереп яшәргә күнеккән яшьләр журналында әллә ни гаҗәп тоелмады ул. Ф.Зөлкарнәй



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә