ЕГӘРЛӘНҮ ф. Физик яктан ныгу, хәлләнү, көч керү. Тамакка таза иде, хуҗалар да ашауны кысмады, малай елдан-ел егәрләнде, үсте, ныгыды, егет булып җитте. Я.Зәнкиев. Аннан соң алар, күмәкләшеп, юлларында очраган Сикертән, Казаклар, My, әллә ничә Масра авылларында он тартып, тагы да ишәеп, егәрләнеп, Казансуга кушылалар. Т.Мөбарәков

Егәрләнә бару Акрынлап, эзлекле рәвештә, көннән-көн ныграк егәрләнү, егәрлеге көннән-көн арту. Тел хасияте тулы канлы яши; дулкынлана, кайный, карынында янар таулар дөрләтеп, яңа сүзләр хикмәте тудыра, үсә, ныгый, вакыт иярендә егәрләнә бара. М.Галиев

Егәрләнә төшү Бераз, берникадәр егәрләнү. Мин шактый егәрләнә төштем. М.Шабай

Егәрләнеп бетү Тәмам егәрләнү, мөмкин булган кадәр, тулысынча егәрләнү

Егәрләнеп җитү Тиешле дәрәҗәдә егәрләнү

Егәрләнеп килү Аз-азлап, акрынлап егәрләнү

Егәрләнеп китү Билгеле бер хәлдән, шартлардан соң егәрләнү. Мин моңарчы авыруның, егәрләнеп китеп, аякка басуына ышана идем. Ш.Маннур



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә