ЕГӘР и. фар. 1) Физик көч, куәт; кешенең физик хәрәкәт ясауга бирелгән көче, гайрәт. Бер дә кирәкмәскә суны буып куйдыгыз. Сезнең аркада безнең станциянең егәре китә башлады. Ф.Хөсни. Әйтерсең ул үзендә тау-ташларны актарырлык егәр тойган яшь егет түгел, ниндидер бер сыек бөҗәк, әкәм-төкәм. Ф.Латыйфи. [Карчык Нәҗипкә:] Сине танырлык егәре калган икән күземнең. А.Гыйләҗев 2) Эшчәнлек көче, энергия. Биредә ул [А.Тәхәбиев] зур әдәбият мәйданына аяк баса, үзенең потенциаль егәрен, илһамланып, яңа эшкә җигә. Р.Әмирхан. Икенче яктан – кырыс мантыйк, математика төгәллеге, абстракт фикер егәре [бар]. Ф.Зөлкарнәй 3) Рухи көч, дәрт, күңел күтәренкелеге. Бу әлеге яңа чор, кояшлы һәм нурлы апрель иртәседәй, йөрәкләргә бетмәс-төкәнмәс егәр һәм ышаныч биреп тора. М.Хәсәнов. Икмәк ул – ирнең дә, илнең дә егәре, дан-шөһрәте. И.Низамов 4) Үз-үзен хис итү халәте; көч, хәл, дәрман. Шәмсеруй апаның бер дә егәре юк. Я.Зәнкиев. Өлфәт, бөтен егәрен җыеп, сорап карамакчы, шул сорауга ияреп килгән җавап белән бу сәер, сихри дөньядан җир дөньясына --- хәятка кайтмакчы булды. Г.Гыйльманов |