ЕВСТА’ХИЙ КӨПШӘСЕ и. анат. мед. (Италия анатомы Б.Евстахио исеменнән) Кешедә һәм коры җир умырткалы хайваннарында, урта колактагы басымны тышкы тирәлекнең атмосфера басымына тигезләү өчен, урта колак куышлыгы белән йоткылыкны (йоткылык өстен) тоташтыручы канал; ишетү көпшәсе; русчасы: евстахиева труба, слуховая труба |