ЕВРОПЕО’ИД и. гр. антроп. Евразия расасы вәкиле: ак тәнле, йомшак туры яки дулкынлы чәчле, төз борынлы, юка иренле, яңак сөякләре калкып тормаган, дөньяда киң таралган төп расаларның берсе. Сублапоноид тибы Көнчыгыш Европага безнең эраның башларында Себер кабиләләре үтеп кереп, аларның җирле европеоидлар белән кушылуы нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Р.Фәхретдинов. Европеоидларның чәчләре дулкынланып та торырга, туры да, аксыл да, кара да булырга мөмкин. Физик география



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә