ЕВРО’ПАЧА рәв. Европа илләрендә кабул ителгәнчә, Европа илләрендәге кебек; европалыларга хас булганча. Шәрәфетдин башыннан-аяк европача киемдә, Хөснулла иске суфи байларча киенгән. М.Фәйзи. Фатих абый минем күз алдымда европача фикер йөртә торган, киң диапазонлы интеллигент бер кеше булып калган. З.Әмирханов. Яңа йортларда включательләр европача урнаштырылган. Ватаным Татарстан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә