ЕВРО’ПАЛЫ и. 1. 1) Европада яшәүче төп халык. [Кремлев] Безнең көннән-көн европалылардан калыша баруыбызны сез бер дә күрмисезмени? Р.Ишморат. ХVI гасырда европалылар уртача – 21 яшькә, ХVIII гасырда – 26 га, ХIX гасырда 34 кә кадәр генә яшәгәннәр. Г.Тавлин 2) Европада туып үскән, яшәгән яки чыгышы белән шуннан булган кеше. Галата – Истанбулның иң зур өлеше, европалылар яши торган район. Ш.Камал 2. с. мәгъ. Европада туып үскән, яшәгән яки чыгышы белән шуннан булган. Ә европалы хатын-кыз, аз гына кояш күрендеме, тизрәк чишенү ягын, суга керү ягын карый. М.Мәһдиев |