ЕВРО’ПАЛАШУ ф. Европа илләренең мәдәниятенә, гадәтләренә ияреп үзгәрү. [Абыйзов] Ничек кенә европалашмасын, эше бөтенләй татар байларынча килеп чыккан. Г.Ибраһимов Европалаша бару Акрынлап, аз-азлап европалашу; европалашу процессы көннән-көн арту Европалаша төшү Берникадәр, өлешчә европалашу Европалашып бару к. европалаша бару. Казан үзе дә тышкы кыяфәте белән, әгәр дә мәчетләрне исәпкә алмасак, европалашып бара шикелле. Р.Миңнуллин Европалашып бетү Тулысынча, тәмам европалашу Европалашып җитү Нәкъ европадагычага әйләнү Европалашып китү Кинәт кенә, ниндидер шартлардан соң европалашу |