ЕВРО’ПАЛАШТЫРУ ф. Европа илләренең мәдәнияте, гадәтләре үрнәгендә үзгәртү. [Камил әфәнде] «Кара урман»ны җырлады һәм ниндидер бер хәерле илһам белән аны бозмады, ватмады, европалаштырмады. Ф.Әмирхан. Мәгълүм булганча, ХХ йөз башында татар укучы яшьләренең мәктәп реформасы, уку-укыту процессын европалаштыру өчен, куәтле хәрәкәте җәелеп китә. Р.Әмирхан. Европача киенү, өй җиһазларын европалаштыру һ.б. шундый күренешләр килеп чыкты. Мирас Европалаштыра бару Акрынлап, аз-азлап европалаштыру |