ЕВРО’ПА и. гр. 1) Җир шарының Азия белән берлектә Евразия материгын хасил иткән бер өлеше; Аурупа (ул төньяк, көньяк, көнбатыш һәм көнчыгыш өлешләргә аерыла). Алга таба ул [Һун каганаты] Европа һәм Азиянең байтак кабиләләре һәм халыкларының катлаулы этник процессларында үз ролен уйный. Т.Кәримов

2) Шул җирлектәге илләргә мөнәсәбәте булган берәр нәрсә. Күпчелеге европа капиталы кул астында изелгән мөселман халкын азат итү турында сүз башлагач, ул үзенең дингә мөнәсәбәтен сиздерми кала алмады. А.Расих

3) Грек мифологиясендә: Финикия патшасы кызы (Зевс, үгезгә әверелеп, аны җилкәсенә утыртып, Крит утравына йөзеп, урлап алып китә; анда аларның уллары Минос туа)



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә