ЕВРЕЙ и. гр. 1) б.э.к. I–II йөзләрдә Палестинада яшәгән халыктан килеп чыгып, соңыннан төрле илләргә таралган, ләкин уртак милли үзенчәлекләрен, өлешчә дин уртаклыкларын саклаган халык (нигездә, үзләре яшәгән илдәге төп халык телендә сөйләшәләр); яһүд. Исегездә тотыгыз: большевиклар белән еврейларны яклаудан баш тартып, безнең якка чыккан һәрбер рус солдатын без шулай каршы алачакбыз. Ә.Еники

2) Шул халыкның бер кешесе. 532 елда Хөсрәү Ануширван бик күп еврейларны күчереп утырта. Г.Дәүләтшин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә