ДЬЯК и. гр. 1) Борынгы Русьта: ХIV гасырга кадәр сәркятип хезмәтен башкаручы. Губерна канцеляриясенең әмерен үтәү йөзеннән, дьяк (бу очракта: канцеляриядә эшләүче, писарь) Андрей Михайлов шәһәрлекне барып карый – монастырьга биреләсе җирдә ниләр барын кәгазьгә терки. Р.Фәхретдинов 2) ХIV–ХVII гасырларда дәүләт оешмаларында җаваплы урын тотучы кеше. Воеводалык штатында пристав, рассыльщик, целовальниклар, дьяклар булган. И.Тимершин |