ДЫРЫЛДА’У ф. 1) Дыр-дыр итү, дыр-дыр килү. Дыр-дыр, дыр имән, Ник дырылдый бу имән, Әллә бизгәк тотамы? Табышмак

2) Дырылдавык, дыңгырдык яки сикәлтәле юлда арбага һ.б.ш. утырып барганда селкенү

Дырылдап алу Берара дырылдау. Атым, ыргылып, аякларына басты, бөтен тәне белән дырылдап алды һәм күзләрен мөлдерәтеп миңа карады. М.Ибраһимов

Дырылдап кую Кинәт, бер тапкыр дырылдау

Дырылдап тору Бертуктаусыз дырылдау; әле, хәзер дырылдау. Бәхетемә, автобус кузгалып китмәгән, куе төтен чыгарып, дырылдап тора. Татарстан яшьләре

Дырылдый башлау Дырылдарга керешү. Мотоцикл, кабынып, дырылдый башлады. Р.Могыйнов

Дырылдый төшү Тагы да бераз дырылдау



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә