ДЫРЫК-ДЫРЫК иярт. 1. 1) Дөбердәүле тонык шапылдау, шакылдау тавышларын белдерә

2) Сикергәләп бару рәвешен белдерә. Гарип ат сыртында дырык-дырык азапланып, Тимофеевна ялыккандыр, ахрысы, икенче әйләнгәндә, ул аттан төшеп калды. Р.Батулла

2. рәв. мәгъ. 1) Шундый тавыш чыгарып. Озак та үтми, җигүле арба, урманнар аша чыгып, офыкка тәгәрәгән кояшка таба дырык-дырык бара иде инде. Н.Хәсәнов

2) Калтыраулы сикергәләп, дыркылдап. Дырык-дырык сикертә торган арбада янәшә утырып барганда, бай мәзин белән ярлы хәлфә бер үк уй белән мәшгуль булдылар. М.Галәү

3) Эшсез чабышып, кирәксезгә йөгерешеп. Ана күпме генә тырышса да, ирдәүкә кебек, дырык-дырык, урамда да, кырда да аның кызлары чапты. Безнең гәҗит



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә