ДЫРКЫЛДА’У ф. 1) «Дырык» авазларын хәтерләтеп, шапылдау-шакылдау

2) Кантарлы, дыңгырдык-дыркылдык юлда арба һ.б.ш. нәрсәләр селкенү, тигезле-тигезсез хәрәкәт итү

Дыркылдап алу Берникадәр вакыт аралыгында дыркылдау. Ниһаять, вагоннар дыркылдап алдылар да алга таба шуыша башладылар. М.Маликова

Дыркылдап бетерү Дыркылдаудан туктау

Дыркылдап йөрү Әле, хәзерге вакытта дыркылдау. Энең райком башлыгы булса, тракторда дыркылдап йөрмәс идең, янәсе. Авыл утлары

Дыркылдап кую Кинәт, бер тапкыр дыркылдау

Дыркылдап тору Әледән-әле яки берөзлексез дыркылдау

Дыркылдый башлау Дыркылдарга тотыну

Дыркылдый төшү Тагын да бераз дыркылдау



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә